Нурлат районының «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә шундый принцип буенча 800 тонна яссылатылган арпа әзерләнгән. Болар - КФХ Сөләйманов А.И. һәм «Южный» АФ ҖЧҖ, аларда 400әр тонна шундый ашлык әзерләнгән. Якын араларда Мамадыш һәм Апас районнарында да арпаны шулай әзерләү башлана.
22 июльдә Зәй районында 28 гектар «Скипетр» көзге бодай кишәрлегендә беренче урып-җыюны сынап карадылар. 119 тонна ашлык суктырылды инде. Контроль суктырудан күренгәнчә, уңдырышлылык - 42,5 ц/га.
20 июльдә Энергия стадионы спорт мәйданчыгында авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча беренчелекнең 1 этабы узды. Ярышта авыл җирлекләреннән 9 команда катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча икенче этапка Кадер, Чыбыклы, Сәвәләй һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре командалары чыкты.