Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан фермерлары Милли проект кысаларында 4 млн. сумга кадәр грантлар алырга мөмкин
2019 елның 24 июле, чәршәмбе
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм системасын будыру» милли проектын карау иде.«Милли проект яңа эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен грант программалары белән бергә эшләячәк. Аларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына документалр биреп, ниндидер сәбәпләр аркасында конкурсны үтмәүчеләр дә катнаша ала. Моннан тыш, быел умарталары һәлак булган умартачылар да катнашып, үзләренең умарталыкларын торгыза ала. Программада “Умартачылык” юнәлеше буенча да ярдәм карала. Грантның максималь күләме 4 млн сум тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов. Милли проект буенча документлар кабул итү 6 августта игълан ителәчәк. Әмма документлар әзерләүгә хәзер үк керешергә мөмкин. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә кирәкле барлык мәгълүмат урнаштырылды инде. Министр урынбасары шулай ук, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан матди-техник базаны үстерүгә конкурс документларын кабул итү 9 августка кадәр дәвам итә, дип искәртеп узды. Ришат Хәбипов, республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» төзелгәнен искә төшерде. Консультацияләр алырга теләүчеләр Компетенцияләр үзәгенә (843)221-77-40 телефоны аша һәм цкскрт.рф сайтына мөрәҗәгать итә алалар. Киңәшмә барышында шулай ук 2017-2018 елларда грант алучыларның дәүләт ярдәме чаралары шартларын үтәүләре буенча җентекле фикер алыштылар, эш урыннары булдыру мәсьәләләрен дә кертеп. Министрлык яңа эш башлаучы фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотуны тәэмин итә һәм, грантның максатчан юнәлештә тотылмау һәм (яисә) аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләрнең һәм документларның тапшырылган булу фактлары ачыкланганда, бирелгән грантлар Министрлыктан тиешле таләп алынган датадан алтмыш көн эчендә кире кайтарылырга тиешлеген искә төшерә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз