Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанның 7 районы 2019 елгы урып-җыю кампаниясенә керде
2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га. Искәртеп узабыз, урып-җыю эшләренең барышы турында актуаль мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Оператив мәгълүмат» бүлегендә алырга мөмкин. «Урып-җыюга чыгучы районнар һәркөнне артып торачак, башлыча, болар әлегә Татарстанның көньяк районнары. Урып-җыю кампаниясе һәм ашлыкка бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Бүгенге көнгә бәяләр конъюнктурасы базарда ашлыкка ихтыяҗ булуын күрсәтә. Икмәк кабул итү предприятиеләре 2019 елгы уңышны кабул итүгә әзер», - диде Николай Титов. Киңәшмә барышында шулай ук министрның беренче урынбасары арышны әзерләүгә зур игътибар бирүне сорады, көзге чәчүлекләрнең һәлак булуы аркасында уңыш 230 мең тонналап булыр дип фаразлана. Моннан тыш, Николай Титов яссылатылган ашлыкны полимер җиңсәләргә консервацияләү техногиясенә дә кагылды, бу югары сыйфатлы азык әзерләүнең нәтиҗәле ысулы, терлекчелек алга киткән районнар өчен ул аеруча мөһим, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. Чара азагында Николай Титов республикада кабул ителгән арышны дотацияләү турындагы карарны игълан итте. Ашлыкны төбәк азык-төлек фондына сатканда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 тонна азык-төлек арышы өчен 1,5 мең сум субсидия биреләчәк. Бу карар буенча документлар әзерләнә һәм якын арада алар районнарга җиткереләчәк. Николай Титов планлаштырылган субсидияләү турындагы мәгълүматны барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җиткерүне сорады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз