Мәдәният елы кысаларында Зәй муниципаль районында «Ягымлы кешеләр» проекты старт алды, ул социаль өлкә учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерү өчен билгеләнгән. Ел дәвамында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү максатыннан, бюджет өлкәсе учреждениеләре, территориаль хакимият органнары, шәһәр предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүче бәяләү тартмалары урнаштырылачак. Битараф булмаган һәр кеше анкета аша поликлиника, мәктәп, балалар бакчасы һәм башка социаль өлкә оешмаларының эш сыйфаты турында фикер белдерә алачак. Учреждениеләргә килүчеләр сыйфатында махсус өйрәтелгән волонтерлар йөриячәк һәм күрсәтелә торган хезмәтләргә бәя бирәчәк. Проектның эш нәтиҗәләре буенча, критерийлар буенча, иң яхшы һәм иң начар оешма, предприятие һәм учреждениеләр билгеләнәчәк.