Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы Р.Г.Кәримов яңа эшкә билгеләнгән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Петров Антон Валериановичны һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гәрифуллина Диләрә Марат кызын тәкъдим итте.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Совет әгъзалары каравына «Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУнең 2018 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга перспектив планнар турында» мәсьәлә кертелгән иде.