Бигеш авыл җирлегендә районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен чираттагы күчмә семинар узды.

2019 елның 23 июле, сишәмбе
23 июль көнне Бигеш авыл җирлегендә районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен чираттагы күчмә семинар узды. Семинарның гамәли өлешендә чарада катнашучылар Мөхәммәтҗанов Артур Радик улы (кошчылык) КФХы, Әгъләмова Фәридә Гомәр кызы (үсемлекчелек), Кәрәкәс авылында хосусый эшмәкәр Мөхәммәдиев Фоат Әхмәдулла улы (пилорам) хуҗалыкларын карадылар, Бигеш авылындагы «Сабантуй чишмәсе»н һәм М.Х. Хәсәнов исемендәге мәктәпнең спорт мәйданчыгында булдылар. Семинарның пленар өлеше Карман авылы мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов рәислегендә узды. Биредә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Раиф улы Вәлиев Бигеш авыл җирлеге үсешенең актуаль мәсьәләләре турында чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга 2019 елның 2 кварталында авыл җирлекләренең аерым күрсәткечләр буенча эшчәнлеге, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү чаралары, 2019 елда авыл җирлекләрендә үзара салым буенча эшләрнең барышы, авыл мәдәният учреждениеләренең эше һәм торышы турында мәгълүмат җиткерелде. Семинар эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм КФХ башлыклары катнашты. Мондый форматтагы семинар-киңәшмәләр беренчел мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International