Зәй районының балалар сәламәтләндерү лагерьларында "Ата-Аналар көне " узды

2019 елның 27 июле, шимбә
27 июль көнне Зәй районының «Йолдызлык» һәм «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерьларында «Ата-Аналар көне» узды. Бирегә җыелган әти - әни, әби-бабай, апалар һәм абыйлар лагерь атмосферасына чумдылар һәм рәхәтләнеп ял иттеләр. Район җитәкчелегенең балалар ял итүче лагерьлар тормышына зур игътибар бирүе хакында, район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев сөйләде. Балалар әти-әниләргә һәм бирегә килгән кунакларга үзләренең иҗади талантларын күрсәттеләр. Алар җырлар башкардылар, юмористик күренешләр һәм биюләр, ял итү чорында башкарылган иң яхшы номерларны һәм нәкъ менә ата-аналар көненә әзерләнгән берничә махсус иҗат рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр лагерь елъязмалары китабында үзләренең уңай фикерләрен язып калдырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International