Зәй районында объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү барышы район җитәкчелеге контролендә

2019 елның 26 июле, җомга
26 июль көнне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм җаваплы белгечләр, 2019 елда республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыктылар. Карау барышында төп игътибар башкарыла торган эшләрнең сыйфатына, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәүгә бирелде. Комиссия барлыгы 8 объектта булды, алар арасында Түбән Биш, Кадер, Сәвәләй, 9 нчы урта мәктәп, Түбән Биш авылы мәдәният йорты, "Каенкай" балалар бакчасы, сәламәтлек комбинаты, хәрби комиссариатта бар иде. Төзелеш һәм ремонт эшләре билгеләнгән вакытта алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International