Зәйдә Икътисади Советның чираттагы утырышы үтте

2019 елның 27 июле, шимбә

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Совет әгъзалары каравына «Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУнең 2018 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга перспектив планнар турында» мәсьәлә кертелгән иде. Доклад белән «Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Ф.Г. Исламов чыгыш ясады. Хезмәт күрсәтүләрдән төп кулланучылар булып "Зәй шикәре" агрофирмасы ҖЧҖ, "Зәй" агрофирмасы ҖЧҖ, "Нива" ҖЧҖ, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эт һәм мәчеләр хуҗалары тора. 2019 елда ветеринария хезмәте алдына түбәндәге бурычлар куелды: эпизоотиягә каршы пландагы барлык чараларны билгеләнгән вакытка үтәү, терлекчелек продуктларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкның сәламәтлеген кеше һәм хайваннар өчен уртак булган чирләрдән саклау. Утырышка район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International