Зәйдә район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды
2019 елның 29 июле, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы В. В.Кудряшов, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының гомуми бүлеге кадрлар секторы мөдире М. Г. Сергеева, Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе рәисе Р. Н. Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Карарларның барлык проектлары да Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышына чыгарылачак.