Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Әхмәтов: Татарстанда 15 мең га мәйданда уңыш җыелды
2019 елның 29 июле, дүшәмбе
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министрфнфң беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Марат Әхмәтов Татарстан игенчеләренең аерым кырларда бөртекле культураларны җыюга актив тотынулары турында хәбәр итте. Бу эшне 21 район башлап җибәрде инде. Бүгенгә республикада 15 мең га мәйданда 51 мең тонна ашлык җыелды. Уртача уңыш - 33,5 ц/га. Нурлат, Спас, Зәй һәм Әлки районнары 1 мең гектардан артыграк җыйдылар инде. Министр билгеләп үткәнчә, бу атнада барлык районнарда ашлык җыю комплексын кабул итү тәмамланды. «Техниканың тулы әзерлеге Әтнә, Арча, Актаныш, Балтач, Зәй, Саба, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Тукай, Ютазы районнарында билгеләп үтелде. Зеленодольск, Әлки һәм Югары Ослан районнарында “Красный Восток” комбайннары бик яхшы әзерләнгән иде», - диде Марат Әхмәтов. Татарстанда урып-җыю кампаниясендә 3,4 мең комбайнны эшләтү планлаштырыла. Бер техникага уртача йөкләнеш – 470 га, әмма кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектарга кадәр җитә. «Безгә икмәкне бер ай эчендә җыеп бетерергә кирәк. Бу эшне ике сменада оештырганда мөмкин булачак. Шуңа күрә машиналарны икешәр комбайнчы белән тәэмин итәргә кирәк», - дип, мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов аграрчыларга. Ул шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләрен алдынгы комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру чараларын эшләргә өндәде. Күпчелек районнарда мондый чаралар эшләнгән инде. Чыгышының азагында Марат Әхмәтов африка дуңгызлар чумасы темасын да күтәрде. Министр әйтүенчә, республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Бу айда әлеге куркыныч вирус Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләрендә теркәлгән. «Бу чыганаклар республиканың көнбатыш һәм көньяк чикләреннән бары тик 120-140 км ераклыкта гына. Бу мәсьәлә хакында һәм яклау чаралары турында халыкка мәгълүмат бирергә кирәк. Халыкка мөрәҗәгать итегез, кешеләрне кисәтегез, дуңгыз тотучылар дуңгызларны урман массивларына чыгаруны чикләсеннәр. Үлән, җиләк, гөмбәләр аша да бу вирусны хуҗалыкка кайтарырга мөмкин», - дип өстәде Марат Әхмәтов.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз