“Җәй бездә кунакта”

2019 елның 29 июле, дүшәмбе
Үткән шимбәдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Р. Фәрдиев исемендәге ял паркында шул исемдәге күңелле чара үткәрделәр. Җәй көннәренең кызган чагы, кояшлы, җылы, матур көннәр ял итәр өчен иң кулай вакыт. Шуны истә тотып китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уен программасы әзерләде. Ул хәрәкәтле уеннар, җыр-биюләр, рәсемнәр бәйгесен үз эченә ала. Малай-кызлар әкият геройлары белән бәйле табышмакларга, сорауларга да җаваплар эзләделәр. “Кәнфит яңгыры” катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде. Балалар чарадан кәнагать булып өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International