Зәйдә "Автоледи " конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 26 июле, җомга
Менә инде 11 ел Зәйдә "Автоледи" конкурсы үткәрә. Руль артындагы хатын - кыз-бүген бу бик актуаль. Аларның һәркайсы өчен автомобиль - хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә ышанычлы дус, ярдәмче дә. Быелгы конкурста катнашучыларга берничә сынау, теоретик бирем һәм "автомобильне фигуралы йөртү"узарга туры килде. "Автоледи"конкурсында җиңүче дип Гобәйдуллина Наталья табылды, аның машина йөртү стажы 7 ел тәшкил итә. Конкурс җиңүчесе Казан шәһәрендә үтәчәк республика этабында катнашып, Зәй районы данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International