Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы Р.Г.Кәримов яңа эшкә билгеләнгән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Петров Антон Валериановичны һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гәрифуллина Диләрә Марат кызын тәкъдим итте. Тырыш хезмәте өчен һәм юбилей көне уңаеннан, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Насыйбуллин Ринат Миңнулла улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Рәхмәте белән билгеләп үтелде. Аппарат киңәшмәсенең көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде: райондагы оператив хәл, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, «Завод Техно» ҖЧҖнең 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш юнәлешләре, чакырылыш компаниясе нәтиҗәләре турында мәгълүмат. Киңәшмә ахырында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Зәй – информ» җитәкчесе Исрафилова Венера Назыйф кызы район массакүләм мәгълүмат чараларына күрсәткән ярдәме һәм газета-журналларга язылу кампаниясен үткәрүдә ярдәм итүе өчен, район башлыгы Кәримов Разиф Гали улына «Татмедиа» АҖ Рәхмәт хатын тапшырды.