ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 27 августында администрациянең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2019 елның 22 августында Зәй муниципаль районы аграрчылары шикәр чөгендере казуга керештеләр. Беренче көнне үк комбайннар барлык агрофирма һәм «Нива»ҖЧҖе басуларында чыктылар. Зәй шикәр заводы 25 августта шикәр чөгендерен эшкәртүгә кереште. Барлыгы 18545 тонна чимал кайтарылган, 1625 тонна эшкәртелгән.

26
август, 2019 ел
дүшәмбе
Районның Урсай һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында узды, ул халыкны 2019 елның беренче яртыеллыгында Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елның икенче яртыеллыгына перспективалары белән таныштырды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ишегалды территорияләрен карап чыкты. Графикка Ленин урамы, 29, 31, Ленин урамы, 23а, Октябрь урамы, 1б, Ленин урамы, 2, 24, Нефтьчеләр проспекты, 27, 30,32,42, Казан урамы, 4-4а, Рәфыйков урамы, 4, 6, Медицина урамы, 36-38, Клуб урамы, 9,11 йорт ишегалды территорияләре кертелгән иде, аларда төзекләндерү эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
24 август көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта С. Рафиков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү дайджесты үткәрделәр.

25
август, 2019 ел
якшәмбе
Бүген Мирный бистәсендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең хәйрия концерты узды. Чара «РИТЭК» ҖЧҖ һәм район җитәкчелеге ярдәме белән фестиваль хәрәкәте җитәкчелеге инициативасы белән оештырылды.

24
август, 2019 ел
шимбә
Район башлыгы Р.Г. Кәримов бүген Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибе буенча «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖнең 2019 елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга перспектив планнары турында доклад тыңланды.

23
август, 2019 ел
җомга
Бүген «Зәй шикәре» ААҖендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы киңәшмәсе узды, анда беренче яртыеллыкка йомгак ясалды һәм 2019 елның агымдагы чорына бурычлар билгеләнде.
23 августа, 2019 ел барышында районда республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашында комиссия карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International