«Зәй шикәре» ААҖендә хезмәт коллективы очрашуы узды

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген «Зәй шикәре» ААҖендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы киңәшмәсе узды, анда беренче яртыеллыкка йомгак ясалды һәм 2019 елның агымдагы чорына бурычлар билгеләнде. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча район башлыгы Р. Г. Кәримов предприятие хезмәткәрләрен Зәй районының алга таба икътисадый үсеше, быел гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды. Узган елда башкарылган эшләр, агымдагы елга яңа максатлар һәм бурычлар турында «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары А.А. Трошин сөйләде. Бүгенге көндә Зәй шикәр заводы Россиядә иң көчле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора: предприятиедә эшкәртү куәте тәүлегенә 8 000 тоннага җитә, эшләнмә күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы биш заводы исемлегенә керә. Бүгенге көндә предприятиедә 691 кеше эшли. 2019 елга предприятиене үстерү перспективаларында түбәндәге бурычлар куелган: киптерү бүлеген модернизацияләү (шикәр комы киптерү станциясе җитештерүчәнлеген 25% ка арттыру), Batner жом киптерү җайланмасын модернизацияләү (400т/тәүлек), химик чистартылган су резервуарын монтажлау, төп җитештерү җиһазларын сатып алу һәм монтажлау. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Р.Г. Кәримов хезмәткәрләргә яңа сезонда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International