ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Яңа автомобиль ачкычларын Югары Пәнәче һәм Бохарай авыл җирлекләре башлыклары алды. Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә багышланган муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Зәйдә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлаганнан соң, әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әверелде.
Район кырларында бөртекле культураларны һәм шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенге көндә фирма культурасын җыю эшләре 5% ка башкарылган, басуларда 12 "Ропа" чөгендер җыю комбайны һәм 4 үзйөрешле "Ропа Маус"төягече эшли.
3 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак.
2019 нчы елның 28 нчы августында Зәйнең халык мәшгульлеге үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш белән тәэмин ителеп, алга таба финанс ярдәме алу өчен, эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Анда дүрт гражданның бизнес-планы каралды.
Хөрмәтле зәйлеләр! 30 августта барыгызны да Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркка, 2019 елгы Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз.
Быел районда «Татнефтедор»ҖЧҖнең Зәй автоюллар идарәсе үткәрә торган мөһим объектларда масштаблы эшләр башланды.

28
август, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында 13 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында консультация пункты белгечләре тарафыннан, 2019 елның 19 августыннан алып 2 сентябренә кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм иминлеге темасына «Кайнар линия»уздырыла.
Кешенең иң зур байлыгы-аның сәламәтлеге. Сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү бик файдалы, ә күңелле икән — икеләтә файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International