16 гыйнвар көнне Александр Бистәсе мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең «Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү» - дигән темага район семинары булып узды.
Балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру, хокук аңын һәм закон тыңлауларын тәрбияләү, танып-белү мәнфәгатьләрен үстерү максатыннан, 16 гыйнвар көнне 4 нче урта мәктәпнең 6 А сыйныф укучылары өчен “Яшләй законнарны бел” дигән хокук сәгате үткәрелде.
16 гыйнварда Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин эш визиты белән Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссариатында булды. Очрашуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе - район чакырылыш комиссиясе рәисе Илнар Фәнилевич Хафизов, эчке эшләр органнары, прокуратура, тикшерү комитеты, суд вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм хәрби комиссариатның шәхси составы катнашты.