ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге 2020 елда эшсез гражданнарга һөнәри белем бирүгә буенча төркемнәр туплый: • «ЭВМ операторы»; • «Чәчтараш»; • «Пешекче»; • "6 разрядлы шәхси каравылчы".
Бүген Зәйгә «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов килде.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов катнашында шәһәр төзелеше Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә булачак һәйкәлнең эскиз проекты буенча фикер алышу мәсьәләсе кертелгән иде.

17-18 гыйнвар көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2005-2006 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.

15 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният йортының спорт залында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы "Барс" спорт мәктәбенең 1,2 нче сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча ачык беренчелек узды.

19
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе
Бүген Зәйнең Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмә янында көйләнгән махсус урында православие динен тотучылар Качману бәйрәме йоласын үти.

18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә
15-16 гыйнварда «Ел укытучысы» һөнәри конкурсының муниципаль этабы кысаларында «Ел укытучысы» номинациясендә 4 тәҗрибәле укытучы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 яшь белгеч дәрестән тыш чара үткәрде.

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов хакимият бинасының кече залында район Икътисадый Советының беренче утырышын үткәрде.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга
Поручик авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында гражданнар җыены булды. Поручик авыл җирлеге Башкарма комитетының 2019 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлары билгеләнде.

Бүген Зәйдә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды, аның барышында 2018 елда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International