ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14 февральдә "Медицина десанты" республика акциясен ябу булды. Дүрт көн дәвамында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы һәм Чуваш дәүләт университетының студент медицина отрядларының унике кешесе Зәй районы халкына медицина, социаль һәм адреслы ярдәм күрсәттеләр.

2020 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыкларны чыгаруга Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2009 ел, № 11-54/ТК карары белән расланган яңа тарифлар гамәлдә була.

6 февральдә шәһәр мәдәният йортында ветераннар арасында "Балкыш" республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Менә инде 7 ай Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проекты тормышка ашырыла.
Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесендә 5 февраль көнне "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Зәй муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика массакүләм ярышлары кысаларында, спорт акциясен оештыру буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Зәй-2 яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча идарәнең кече коллегиясе узды.
4 февральдә ТР Спорт министрлыгында республика муниципаль берәмлекләр спорт идарәләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International