6 февральдә шәһәр мәдәният йортында ветераннар арасында "Балкыш" республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды. Фестивальдә ижат коллективлары, солистлар һәм нәфис сүз осталары катнашты. Фестиваль бер сулышта, җылы һәм дусларча атмосферада узды. Барлык катнашучылар өчен чәй эчү оештырылды. Һәркем диплом белән бүләкләнде.