ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе
2020 елның 4 февралендә Зәй үзәк район хастаханәсенең 2019 елдагы эш йомгаклары буенча медицина советы узды.
4 февральдә Зәй политехник колледжында гадәти булмаган дәрес үтте. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең – 75, ТАССРга 100 ел тулуга багышланган “Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык” дип аталган тарих дәресе иде.
2020 елның 4 февралендә «Яшьлек» клубында җәмәгать тәрбиячеләре Зәй районы эчке эшләр бүлегендә профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән очрашты, җәмәгатьчелеккә каршы кабат хокук бозуларны булдырмау, спорт-массакүләм чараларда актив катнашу буенча әңгәмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Зәй үзәк балалар китапханәсе янә «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бүген үзәк китапханәнең уку залында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында хезмәт коллективларының чираттагы очрашуы узды.
2020 елның 6 февралендә 10.00 сәг. Шәһәр мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» республика фестивале («Сияние») муниципаль сайлап алу туры узачак, ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
«Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла.
3 февральдә музыка мәктәбенең актлар залында Зәй районы башлыгы Р.Г.Кәримов, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй муниципаль районы Советының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссиясе рәисе Э.Ш.Галиев катнашында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды.
2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «Кайнар линия» ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International