"Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"- социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасы

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге учреждениесендә 5 февраль көнне "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес узды. Әлеге дәресләр авыручыларны гомуми һәм махсус карау кагыйдәләренә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне тикшерү, өйдә гигиеник процедуралар үткәрү, туклану һәм ашату кагыйдәләренә, авыру кеше белән аралашу үзенчәлекләренә багышланган. Шулай ук дәресләрдә яткан клиентлар белән эшләү буенча гамәли күнекмәләр дә өйрәнелде: махсус кием куллану, шәхси гигиена буенча процедуралар үткәрү, озакка сузылган авыру нәтиҗәсендә барлыкка килүче җәрәхәтләрне булдырмау. "Тәрбия мәктәбендә" алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларга якыннарына мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Дәресләр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Ленин урамы, 29А йорты, 2-82-19 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International