Бүген Зәй-2 яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча идарәнең кече коллегиясе узды. Чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Д.И. Фәттахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашты. Коллегиягә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре, укучылар, студентлар, эшләүче һәм авыл яшьләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм ТР яшьләр эшләре министры Д.И Фәттахов чыгыш ясады. «2019 елда яшьләр эшләре буенча идарәнең эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, Зәй муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру һәм 2020 елда булачак үзгәрешләр, "Аккрайд Уилз Русс" ҖЧҖ предприятиесендә яшьләр активының эш нәтиҗәләре һәм Зәй муниципаль районы яшьләре исеменнән докладлар тыңланды. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Коллегия тәмамланганнан соң авыл яшьләре форумы булды. Форум кысаларында төрле структуралар вәкилләре белән очрашу узды, алар яшьләр өчен гамәлдәге программалар турында сөйләделәр. Шулай ук авыл яшьләрен иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, авылда эшкуарлык, авыл җирендә яшәүче гражданнарның җирле инициативаларына грант ярдәме, авыл территорияләрен икътисадый үстерү факторы буларак авыл һәм вакыйгалар туризмы,- дип аталган төрле мәйданчыклар эшләде.