Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, «Челтәр компания»се ААҖ һәм «Татэнерго» АҖ генераль директорлары Илшат Фәрдиев, Рәүзил Хаҗиев, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында муниципаль район Советы утырышы узды.
Бүген Зәй ГРЭСның актлар залында 2019 елда күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча конференция узды. Конференция эшендә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗанович, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Галиевич, Бөтенроссия электр профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Әхүнҗанов Хәлим Юлдашович, Зәй ГРЭСы директоры Токмачев Сергей Александрович катнашты.