Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Зәй муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика массакүләм ярышлары кысаларында, спорт акциясен оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда спорт акциясенә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Киңәшмәдә чараны үткәрү программасы, акциядә катнашучыларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. "Татарстан чаңгы юлы-2020" 8 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында, авыл халкы һәм авыл гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен - авыл җирлекләре территориясендә узачак. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, медицина күрсәтмәләре булмаган барлык теләүчеләргә рөхсәт ителә. Чараның максаты-спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.