Зәй районы укучыларның XII һәм «Сәламәтлек» XVI авыл спартакиадасы нәтиҗәләре буенча II урын яулады
2020 елның 5 феврале, чәршәмбе
4 февральдә ТР Спорт министрлыгында республика муниципаль берәмлекләр спорт идарәләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә ахырында бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй районы да бар. ТР укучыларының XII спартакиадасы һәм авыл районнары арасында узучы «Сәламәтлек» XVI спартакиадасы нәтиҗәләре буенча Зәй районы II урынны алды.
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.