"Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турнирында катнаштылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе
7 -9 февральдә Түбән Камада 2007-2008, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында «М-7» призына ирекле көрәш буенча VIII ачык Бөтенроссия турниры узды. Анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында Глеб Спирин (тренеры Анатолий Терентьев), Федор Медведев җиңүче булды. Артем Архипов (Рамил Салихов ) - II, Кәрим Кәлимуллин (Ленар Кәлимуллин), Реналь Фарукшин (Рамил Салихов), Денис Карпов (Илнар Хәйруллин), Владислав Пузанков (Рамил Салихов) III урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International