Зәйлеләр Халыкара фестивальдә беренче урында!

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе
8 февральдә Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «ЅиппуФест» халыкара креатив чаналар фестивалендә катнашып, «Мондый хәл кайда күрелгән?» номинациясендә 1 нче урын яуладылар. Конкурста катнашучылар саны рекордлы- бөтен дөньядан 50дән артык команда җыелды. Быел Мамадыш тавыннан чит ил кунаклары - Британия, Словения, Пакыстан һәм Бангладеш вәкилләре дә шуды. Безнең Зәй командасының инде дүртенче тапкыр катнашуы. Чаналары елдан-ел югарырак дәрәҗәгә ия, чыгышлары матуррак, команда көчлерәк була бара. Хәзер «Чибәркәй и бинтка уралганнар» яшьләр эшләре идарәсе командасы Әлмәт шәһәрендә узачак «Санки - Ушанки» фестиваленә әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International