6-8 март көннәрендә Липецк шәһәрендә билбау көрәше буенча 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Бөтенроссия турниры узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Гыйльманова Регина Татарстан җыелма командасы составында 58 кг авырлык категориясендә җиңүче булды (тренеры Салихов Р. Ф.).
Бүген Зәй ипподромында «Тиз йөрешле юл -2020» кар буенча боҗра узышлары автоспорт сөючеләрне җыйды. Әлеге спорт төрен яратучыларны район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров сәламләделәр.
Бүген Зәй политехник көллиятендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды.
5 март көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Александрович Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты 3 нче турының соңгы көне узды.