Бүген Зәй политехник көллиятендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән полиция башлыгы урынбасары Рябов Дмитрий Михайлович, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Зәй – информ» җитәкчесе Исрафилова Венера Назыйф кызы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ФКУ Зәй муниципальара филиалы башлыгы Иванов Андрей Васильевич, «Зәй политехника көллияте» директоры Максимов Сергей Васильевич һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Насыйбуллин Ринат Миңнулла улы чыгыш ясадылар. Утырышка Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы рәисе Хафизов Илнар Фәнил улы йомгак ясады.