Зәй районында Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүген тантаналы шартларда район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны - Леонид Яковлевич Мачтаков, Әхтәм Гарип улы Латыйпов, Михаил Антонович Фирсов, Тудияр Туйдулла улы Иванов һәм 5 тыл хезмәтчәненә шәхсән үзе юбилей медальләрен тапшырды. Чарада ветераннар исеменә җылы сүзләр, изге теләкләр, сугыш тематикасына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Районда медальләр тапшыру алга таба да дәвам итәчәк. 9 май парадына барлык ветераннар да лаеклы бүләкләр белән киләчәк.