Зәйдә үзмәшгульлек буенча эксперт советы утырышы узды

2020 елның 6 марты, җомга
Бүген Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру өчен финанс ярдәм алу максатыннан эшсез гражданнар бизнес-планнарын тәкъдим итте. Комиссия өч гражданның бизнес-планын карады. Аларның икесе чәчтарашханә һәм матурлык салоны хезмәтләрен күрсәтү, берсе- балаларга өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтергә планлаштыра. Комиссия барлык проектларны да хуплады. Дәүләт салым органнарында теркәлү узганнан соң, гражданнар бизнес ачу өчен финанс ярдәм алалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International