5 март көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Александрович Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты 3 нче турының соңгы көне узды. Хатын-кызлар арасында 5 км. дистанциягә эстафетада 1 урынны Лобастова Полина, Утяганова Анастасия, Ибраһимова Ирина, Зубарева Дарья составында Зәй шәһәре командасы яулады; 2 урынны Васильева Ольга, Хайруллина Динара, Галимҗанова Алинә, Габделбарова Диана составында Казан шәһәре командасы яулады. Түбән Кама-Сарман районы командасы составында - Сафина Анна, Карасева Анастасия, Гатина Миләүшә, Бабчина Наталия ярышты. Ир-атлар арасында 10 км. дистанциягә эстафетада 1 урынны Трефилов Егор, Закиров Илназ, Степанов Юрий, Хохряков Николай; 2 урынны Стрелков Антон, Тимашов Антон, Комендантов Михаил, Коронов Максим; 3 урынны Шайхелисламов Марсель, Фатыйхов Нияз, Куницин Илья, Талманов Виталий составындагы Зәй шәһәре командасы яулады. Ярышларның 2 көн нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Зәй шәһәре командасы, 2 нче урынны Яр Чаллы командасы, 3 урынны Казан шәһәре командасы алды.