Бүген Зәй ипподромында «Тиз йөрешле юл -2020» кар буенча боҗра узышлары автоспорт сөючеләрне җыйды. Әлеге спорт төрен яратучыларны район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров сәламләделәр. Ярышларны ачу тантанасына шулай ук багги һәм автоспорт буенча СССРның спорт мастеры, йөк машиналарында боҗра автоузышлары буенча Европа чемпионатының көмеш призеры Николай Юрьевич Иванов килде. Ярышлар берничә төркемгә бүленә: «Стандарт», «Модификацияләнгән», «Спорт». Биредә катнашу өчен Зәй, Әлмәт, Актаныш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Казан шәһәрләреннән 50гә якын экипаж теләк белдергән. Катнашучыларга уңышлар телибез!