7 март көнне «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасарлары, Совет аппараты, Башкарма комитет, Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре үзәк мәйданда оештырылган ярминкәдә булдылар. Анда Агросәнәгать паркының һәм җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына 5 фермер хуҗалыгы, 5 авыл җирлеге: Яңа Спас, Сәвәләй, Сармаш-Баш, Поручик, Поповка үз продукциясен тәкъдим итте. Барлыгы 22 ярминкәгә 16 млн. сумнан артык продукция сатылган.