Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кулыннан бүләк алды
2020 елның 7 марты, шимбә
7 март көнне Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераныбыз Анна Моисеева да бар иде, ул сугыштан соң бөтен гомерен медицинага багышлаган, 40 ел гомерен Зәй шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.