Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе буенча кирәкле азык-төлек запасы тәэмин ителгән
2020 елның 18 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. Республиканың азык-төлек запасы үзәкләрендә продукция запасы җитәрлек, алар, сатып алучылар ихтыяҗыннан чыгып, даими тулыландырып торыла һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча кимендә 2 айга җитәрлек итеп запас ясала. Ритейлерлар билгеләп үткәнчә, кулланучылар ихтыяҗының мондый омтылышлары беренче мәртәбә генә түгел, кагыйдә буларак, бу күренеш 2 атнага сузыла, аннары мондый ихтыяҗ кимүгә таба бара. «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. Азык-төлек продуктларын куллану нормалары күрсәтмәләреннән чыгып караганда, халыкның ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеше – 100%тан артык, шикәр һәм бәрәңге белән – 300% чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр артыграк», – диде министрның беренче урынбасары. «Халыкның мондый ыгы-зыгыга бирелмәвен сорар идек без, бу бит әле продукцияне алып-сатар өчен, бәяләрне арттыру өчен дә юл куюны аңлата. Татарстанда оператив штаб составына Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе дә керде. Бу вәзгыятьттән файдаланып, спекуляция белән шөгыльләнүгә юл куелмаячак. Ритейлерлар белән шунысы да килешенде: продукциягә сәүдә өстәлмәләрен һәм бәяләрне моңа кадәр булган дәрәҗәдә калдырырга. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый килешүләргә ирешелде», – дип өстәде Наил Залаков һәм, кешеләрне куркытып, шуннан табыш алырга тырышу намуссызлык булыр иде, дип тә өстәде. «Киресенчә, без бу хәлдә бер-беребезгә игътибарлырак һәм ярдәмчелрәк булырга тиеш», – диде ул.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз