Зәйдә Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы эшли

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полиция лейтенанты Роман Ярцев һәм полиция лейтенанты Михаил Кузьмин 2019 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында иң яхшы экипаж дип танылды. Бүген шул уңайдан район эчке эшләр бүлегендә бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы ЮХИДИ ветераннары советы рәисе Иван Гафуров кулыннан акчалата премиягә сертификат һәм намуслы хезмәт билгесе- күчмә вымпел алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International