ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга
Хөрмәтле зәйлеләр! Коронавирус инфекциясен таратмау максатларында үз-үзен изоляцияләү чорында барлык мәдәни-ял итү чаралары онлайн режимда уза.
10 апрельдә район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе белгечләре белән авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты. Сәфәр барышында төп игътибар язгы кыр эшләрен оештыруга бирелде.
Тулы булмаган, күпбалалы, аз керемле гаиләләр коронавирус аркасында гомуми үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә аерым ярдәмгә мохтаҗ.
«Китап- бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре» К. Насыйри С. Рәфыйков исемендәге Зәй Үзәк китапханәсе «Яраткан китапларыбыз авазы...» бәйгесен башлап җибәрде.
https://dvor.tatar/docs/ «Безнең ишегалды» программасы сайтында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты инде. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнары ишегалды территорияләренең 341 проекты барлыкка киләчәк.

9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе
19 апрельдә район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда булды.
23 марттан Зәй районында ирекле ярдәмчеләр өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар белән ярдәм итә башладылар.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә үз эшләрен тагын да активлаштырдылар.

Зәй районында яңа коронавирус йогышын кисәтү һәм булдырмау максатыннан гомуми кулланылыштагы урыннарны, торак пунктларның инфраструктура объектларын һәм ачык киңлекләрен дезинфекцияләү үткәрелә.

8 апрельдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов районда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International