Коронавирусны профилактикалау буенча штабның чираттагы утырышы узды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрельдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов районда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде. Бүгенге көндә 10 кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Алар барысы да Зәй РҮХ табиблары тарафыннан күзәтелә. Районда авыру очраклары юк. Район башлыгы дүшәмбедән шәһәрдә эре шәһәр төзүче предприятиеләр эшен яңадан башлап җибәрүләре турында хәбәр итте. "Аккорайд Руссия Зәй" предприятиесендә 450 кеше производствода, калганнары читтән торып эшли. «Зәй шикәре » ҖЧҖ заводында 300 кешедән торган ремонт бригадалары оештырылган. Зәй ГРЭСы һәм «ТЕХНО» заводы өзлексез эшли, Зәй икмәк кабул итү предприятиесе һәм Элеватор тулы көчкә эшли. Барлык предприятиеләрдә Разиф Галиевич Кәримов хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, саклау чаралары белән шәхсән үзе танышты. Районның белем бирү учреждениеләре онлайн-укыту режимында эшли. Зәй политехник көллиятендә һәм көчәнеш астында эшләү үзәгендә бу юнәлештә эш сыйфатлы оештырылган. Азык-төлек кибетләрендә беренче чиратта кирәкле булган товарларның барысы да бар, районда бәяләр мониторингы алып барыла. Бүгенге көндә, тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда, гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хәрәкәт итү тәртибен үтәүне тәэмин итү район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнарының ныклы контролендә. Шәһәргә керү юлында постлар эшли. Эчке эшләр  бүлеге махсус программа белән тәэмин ителгән, аның ярдәмендә алар эш бирүчеләрдән бирелгән ялган белешмәләрне ачыклый башлаячак. Район башлыгы хәйрия ярдәме күрсәткән, азык-төлек җыелмалары һәм шәхси саклану чаралары бүлеп биргән район эшмәкәрләре Шалафаев Анатолий, Таҗиев Айбулат, Сергеева Елена адресына рәхмәт белдерде. Гомумән алганда, районда бу эш планлы  рәвештә алып барыла. Зәйлеләрне алга таба да дисциплинаны киметмәскә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм санитар таләпләрне катгый үтәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International