19 апрельдә район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда булды. Эш «Зәй» АФ ның «Шепкә» бүлекчәсеннән башланды, район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгышыннан соң, игенчеләр арпа чәчүгә керештеләр. Чәчү башланыр өчен туфракның әзерлеге бар. Районның «Нур», «Алга» АФ «Зәй» бүлекчәләрендә туңга сөрелгән җирләрне һәм пар җирләрен тырмалау буенча эшләр башкарыла, ул тәүлек әйләнәсе алып барыла, техник хезмәт күрсәтү һәм кайнар ризык белән тәэмин итү дә җитәрлек дәрәҗәдә оештырылган. Шулай ук арпа чәчүне «Восток» АФ ның «Баграж» бүлекчәсендә дә башладылар, биредә параллель рәвештә туңга сөрү эшләре дә бара. Район аграрчылары тарафыннан кукуруз, рапс һәм шикәр чөгендере өчен катлаулы минераль ашламалар кертү буенча да эш оештырылган, бу исә туңга сөрү алдыннан башкарыла. Бүгенге эш графигы буенча җитәкчеләр һәм белгечләр «Нива» ҖЧҖендә көзге культуралар өчен минераль ашламалар кертү эшләренең барышы белән якыннан таныштылар, Карман һәм Сарсаз-Баграж терлекчелек объектларында таналар үстерү буенча фермаларда булдылар. Аларда уртача үсеш тәүлегенә 810-820 грамм тәшкил итә. Язгы кыр эшләренә КФХ һәм ярдәмче хуҗалыкларда («Колледж»ЗПК) кереште. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу һәм артымнарны сизелерлек арттыру өчен барлык мөмкинлекләр һәм ресурслар да бар: кадрлар, техника, орлыклар, минераль ашламалар. Район башлыгы Р.Г. Кәримов, Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Р.Н. Насыйбуллин белән берлекә, бүгенге санитар-эпидемиологик шартларда предприятиедә җитештерү процессын оештыру белән танышу максатыннан, «Зәй шикәре» ААҖендә дә булдылар. Объектта эш барлык профилактик нормаларны исәпкә алып оештырылган,- дип бәяләнде.