ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр авыр тормыш хәлендә калган хатын - кызлар өчен "Хатын-кыз игътибары" телефон линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт адресы, яисә 8(800) 201-16-00 телефоны буенча мөрәҗагать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады.

8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
Яз көне шәһәр кешеләре дачаларга, урманнарга, саф һава суларга, яшеллеккә сокланырга, ял итәргә ашыга. Исегездә тотыгыз, табигатькә (урман, бакча, парк) бару талпаннар белән очрашу белән тәмамланырга мөмкин, шуңа күрә саклык чараларын алдан күрү мөһим.

8 апрельдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов бүгенге санитар-эпидемиологик шартларда «Завод Техно» ҖЧҖ һәм Зәй ГРЭСЫ предприятиеләрендәге җитештерү эшчәнлегенең барышы белән танышты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә.
Бүген Зәй муниципаль районы Советының гомуми бүлеге башлыгы Хәмидуллина Гөлшат Рәшит кызының туган көне.

7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге УП-224 номерлы Указы нигезендә, Зәй районында расланган график буенча, 2020 елның 7 апреленнән башкарма хакимият органнарының 5 вазыйфаи заты чикләүләр гамәлдә булган чорда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хәрәкәт итү тәртибен бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә кереште.

Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов бүген политехника көллиятендә, «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖдә һәм киеренкелек белән эшләү үзәгендә булды.
«Антея» тегү -трикотаж ательесы җитәкчесе Елена Сергеева хәйрия акциясен башлап җибәрде: ательеда тегелгән медицина битлекләре Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә тапшырылды.
Татарстанда пандемия чорында берничә кайнар мәгълүмати ярдәм линиясе ачылды. Коронавируска каршы көрәш буенча Штабның кайнар линия номеры: 8-800-222-59-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International