Зәйдә волонтерлар өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар сатып алырга булыша

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

23 марттан Зәй районында ирекле ярдәмчеләр өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар белән ярдәм итә башладылар. Махсус униформага киенгән волонтерлар өйгә чакыру буенча гына киләләр. Еш кына аларга өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр мөрәҗәгать итә. Дарулар һәм азык-төлек китерүдә волонтерлык ярдәме алу өчен 8 (85558) 7-07-66 һәм 2-82-19 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International