Зәйдә сәнгатьле уку буенча онлайн бәйге башланды

2020 елның 10 апреле, җомга
«Китап- бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре» К. Насыйри С. Рәфыйков исемендәге Зәй Үзәк китапханәсе «Яраткан китапларыбыз авазы...» бәйгесен башлап җибәрде. Әлеге бәйге һәр китап сөючегә үзенең яраткан әсәре белән уртаклашырга, укудан тәм табарга, шатлыклары, хис- кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Бәйге интернетта Вконтакте социаль челтәренең "Читающий Заинск" (https://vk.com/club119295153) төркемендә үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен яраткан әдәби әсәрдән өзекне видеоязма рәвешендә җибәрергә кирәк. Язма 5 минуттан артмаска тиеш. Конкурста Зәй муниципаль районында яшәүче теләгән һәркем катнаша ала. Бәйге 2020 елның 1 апреленнән 30 нчы апреленә кадәр дәвам итә. Бәйгенең җиңүчеләре (3 җиңүче) социаль челтәрләрдә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Конкурсның җиңүчеләре һәм катнашучылар электрон дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бәйге нәтиҗәләре Вконтакте социаль челтәренең "Читающий Заинск" (https://vk.com/club119295153) төркемендә 2020 елның 30 апрелендә басылып чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International