Вакытында күрсәтелгән ярдәм

2020 елның 10 апреле, җомга
Тулы булмаган, күпбалалы, аз керемле гаиләләр коронавирус аркасында гомуми үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә аерым ярдәмгә мохтаҗ. Авыр тормыш хәле социаль хезмәтләрне, эшмәкәрләрне, кыенлыклар кичерүчеләргә ярдәм итүче дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерә. 10 апрельдә Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә исәптә торучы 12 гаилә иганәчелек ярдәме алды. Хәйрия акциясе Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан меценат ярдәмендә оештырылды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре әлеге гаиләләрнең өйләренә барып, азык-төлек җыелмалары тапшырды. Балигъ булмаган балалар булган мохтаҗ гаиләләргә ярдәм көндәлек әзерләү өчен азык-төлек запасларын тулыландыру максаты белән күрсәтелгән. Мондый акция яхшылык, үзара ярдәм итү идеясен тарата, кешеләрне уңай гамәлләргә һәм эшләргә этәрә. Гаиләләр күрсәтелгән ярдәм өчен әлеге акцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International