Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә үз эшләрен тагын да активлаштырдылар. Көн саен 11:00, 14:30, 18:00 алар турыдан-туры эфирга чыгалар, инстаграмга видеодәресләр, бик кызыклы һәм актуаль мастер-класслар куялар. Аларга зәйлеләр дә кушыла ала. Ата-аналар видеодәресләр ярдәмендә балалар белән бергә, үз куллары белән уенчыклар ясый, иртәнге аш әзерли һәм хәтта өй шартларында кикбоксинг нигезләрен өйрәнә алалар. Яшьләр агростартап программасы кысаларында грант алу турында да сөйлиләр. Спортны сөюче яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен, көн саен 18: 00 сәгатьтә туры эфирда фитнес дәресләре уза. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында мондый тренировкалар ярдәмендә сәламәтлегеңне ныгытырга һәм вакытны өйдә файдалы үткәрергә мөмкин.