Зәй районында чокыр ямау эшләре март ахырында башланды. Шәһәрдә юл салучылар башта салкын асфальт белән эшли башладылар, ә бүген юллардагы чокырларны кайнар асфальт белән каплыйлар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана
Бүген «Исемең- Җиңүче синең» рубрикасында Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапин Николай Ермолаевичның тормышы һәм фронт юллары турында сөйләрбез.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2020 ел, № 280 карарының 10.1 пункты нигезендә: 2020 елның 14 апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән гражданнар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар 14 календарь көн эчендә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.