Торак пунктлар территорияләрен чистарту махсус санитар режим таләпләрен үтәп башкарыла

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Республикада һәм тулаем илдә урнашкан санитар-эпидемиологик режим җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә билгеле бер үзгәрешләр кертте. Әмма, шуңа да карамастан, территорияләрне төзекләндерү тормыш өчен уңайлы мохит булдыру төп факторларының берсе булып тора. Үзгәрешләр 2020 елның 1 апрелендә башланган санитар-экологик икеайлык үткәрүгә дә кагылды. Муниципаль берәмлекләрдә моңарчы чисталык һәм тәртип Эко язны бәяләүнең төп критерийлары булды һәм шулай булып кала да. Быел исә бераз үзгәрешләр бар: экологик хәл критерийларыннан төзелгән административ материаллар, табигать саклау чараларын үткәрүдә катнашкан гражданнар саны, табигатьне саклау буенча үткәрелгән массакүләм чаралар саны төшереп калдырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International