Зәй районында чокыр ямау эшләре март ахырында башланды. Шәһәрдә юл салучылар башта салкын асфальт белән эшли башладылар, ә бүген юллардагы чокырларны кайнар асфальт белән каплыйлар. Эшнең төп өлешен май башында тәмамларга планлаштыралар. Шәһәр юлларында «Благострой» бригадасы эшли. Бу вакыт эчендә 500 квадрат метрдан артык мәйданда иң куркыныч участокларны ямап чыгарга өлгерделәр. Хәзер юлчылар бригадасы Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамы юлларын ремонтлый. Бу участокта 8 кешедән торган бригада һәм 3 берәмлек техника эшли. 150 квадрат метр юлда эшләр башкарылган инде. Роспотребнадзор таләпләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә:эшчеләрнең йөзләрендә- битлек, кулларында - перчаткалар, үзләре белән - дезинфекция чаралары.